Генерал-лейтенант М.Т. Калашниковның тууына 100 ел тулуга багышланган тематик әңгәмә

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

18 октябрь көнне 2 нче урта мәктәптә генерал-лейтенант М.Т. Калашниковның тууына 100 ел тулу уңаеннан тематик әңгәмә узды. Чараны оештыручылар - «Юнармия» хәрәкәтенең педагог-оештыручысы Гимадеев В.М. җитәкчелегендәге отряды.Чакырылган кунак Татарстан Республикасы Менделеевск районы хәрби комиссары Залуженко Сергей Викторович иде.

Чараның максаты булып хәрби - тарихи эш оештыру, яшь буында хәрби-патриотик хисләр формалаштыру тора.

Михаил Калашников - техник фәннәр докторы, генерал-лейтенант, Россия Федерациясе Герое, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, Изге Апостол ордены кавалеры Андрей Первозванного Россия һәм чит илләрнең башка дәүләт бүләкләре иясе, күп кенә премияләр лауреаты.

 

"АК-47" Калашниковка Бөтендөнья данын алып килде — ул илледән артык ил армия сафларына алынды. XX гасыр ахырында Калашников автоматы Гиннесның рекордлар китабына дөньядагы иң киң таралган корал буларак кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International