(1).jpg)
С. Гассар исемендәге мәдәният йортында Хезмәткә чакырылучы көне узды. Менделеевсктагы 34 егет өчен бәйрәм программасы әзерләнгән иде.Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, хәрби комиссар Сергей Залуженко, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, шәһәрнең Мактаулы гражданины Владимир Трапезников катнашты. Алар булачак армиячеләргә нык сәламәтлек, уңышлар һәм ныклы солдат дуслыгы теләделәр.
Чара барышында шулай ук Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм бәйрәм кунаклары өчен мәдәният йортының иҗат коллективлары да чыгыш ясады. Шулай ук, чакырылучылар һәм бәйрәм кунаклары өчен С.Гассар исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективлары, “Сатори” спорт клубында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады, шулай ук ата-аналардан, дин әһелләреннән котлаулар яңгырады.
Азакта менделеевлылар намуслы һәм лаеклы хезмәт итәчәкбез дип ышандырдылар.