Хакимияттә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә атналык йомгаклау киңәшмәсе узды.
Киңәшмә барышында контроль хатларны үтәү нәтиҗәләре турында Совет аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров чыгыш ясады. Шулай ук алда торган чаралар үткәрү, шәһәрне кышкы чорга әзерләү, Халык контроленә мөрәҗәгать итү, сукбай этләрне тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.