Менделеевск спортчылары бокс буенча төбәкара турнирда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Алабугада ТАССРның 100 еллыгына багышланган бокс буенча төбәкара турнир узды. Бу турнирда 400 дән артык боксчы (Киров, Самара, Башкортстан, Татарстан) катнашты.

Менделеевск данын «Батыр» спорт мәктәбеннән 11 катнашучы яклады.  Барлык ата-аналар коллективының, тренерның уртак эш нәтиҗәсе, беренче чиратта безнең егет-кызларның теләкләре, омтылышлары, амбицияләре нәтиҗәсендә түбәндәге җиңүләргә ирештеләр:

 

Трофимов Никита 3 урын;

Никитин Роман 3 урын;

Шулаков Ранэль 2 урын;

Назаров Михаил 2 урын;

Хәсәнов Риваль1 урын;

Низамов Риналь 1 урын.

 

Алда әле турнирлар һәм җиңүләр бик күп!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International