Икмәк - безнең байлыгыбыз

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

18 октябрь көнне Татар китапханәчесе Г.Р. Хафизова 7 нче "Алтын балык" балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р. белән берлектә "Икмәк – безнең байлыгыбыз"дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән икмәкнең кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, китаплар белән таныштылар. 14 нче төркемнән Хәсәнова Элина, Сафина Гөлназ, Козбагаров Эдгар, Мишина Ангелина, Королев Роман Р.Миңнуллинның "Алтын икмәк" шигырен укыдылар, ә 13 нче төркемнән Бекбутаева Ясмина, Белов Дима, Горшенина Оля, Квят Таисия, Петрова Вика "икмәк булса" шигырен укыдылар. Иванова Илария һәм Рагинов Валерий икмәк турында табышмаклар һәм әйтемнәр сөйләделәр. Чара презентация белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International