
2019 елның 19 октябрендә Ижевка авыл мәдәният йортында балалар өчен Театр елы уңаеннан «Театрале» дип исемләнгән конкурс-күңел ачу программасы үткәрелде.Чара барышында балалар кыскача театрның барлыкка килү тарихы турында белделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, күңелле уеннар уйнадылар, төрле биремнәр башкардылар. Театр экспромтын куюда катнаштылар.