Көз бәйрәме

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

18 нче октябрь көнне 2 нче урта мәктәптә икенче сыйныфта «Көз бәйрәме»чарасы узды. Аңа әзерлек барышында балалар һәм аларның әти-әниләре табигый материалдан композицияләр башкарганда чиксез иҗади фантазия күрсәттеләр. Менә дигән эш килеп чыкты! кызлар Көз Чибәркәйләренең костюмнарын әзерләделәр. шулай ук балалар мәктәп программасында каралмаган елның бу матур вакыты турында шигырьләр сөйләделәр. Әти-әниләрдән торган жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлау бик авыр булды. Әмма катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Бәйрәм барышында икенче сыйныф укучылары җырлар җырладылар, биеделәр, мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International