
18 октябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында Бөтендөнья Икмәк көне кысаларында икмәк-күмәч эшләнмәләре пешерү буенча «Икмәк - барысына да баш» дигән мастер-класс узды. Башта камырны болгатып, мультиваркага пешерергә җибәрелде. Икмәк пешкән арада, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга ипи-күмәч эшләнмәләренең төрләре турында сөйләделәр, аларның кайберләрен күрсәттеләр һәм ни өчен Икмәк – барысына да баш дигән темага әңгәмә кордылар. Аннары яшь кулинарлар кабымлыклар ясадылар. Ә ахырда барысы да хуш исле икмәк белән сыйланды.