19 октябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында кызлар өчен «Көз гүзәле-2019»конкурс программасы булып узды. Кызлар зирәклектә, тапкырлыкта, грациядә, артистлыкта һәм вокал буенча көч сынаштылар, шулай ук катлаулы хәлләрдән чыктылар, үз киемнәрендә дефилеясадылар һәм өй эшен – «Визитка» күрсәттеләр. Тамашачылар конкурста катнашучыларга бик теләп ярдәм иттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча, жюри 2019 елның көз гүзәлен билгеләде һәм барысына да номинацияләр бирде:
Тыйнаклык Гүзәле - Мөбәрәкшина Диләрә
Серлелек Гүзәле - Редькина Елизавета
Талант Гүзәле - Садриева Ләйсән
Назлылык Гүзәле - Мөбәрәкшина Анна
Елмаю Гүзәле - Мирзоева Зарина
Көзнең Вице Гүзәле 2019 -Созонова Диана
Көз Гүзәле 2019 - Бакаева Валерия.
Бәйге бәйрәм табыны артында тәмамланды