3 нче мәктәпнең 2 "А" сыйныфы укучылары өчен (җитәкчесе А. Р. Аликбарова) "Кеше хезмәте белән дан тота" - шундый исем астында балалар китапханәсе мәгълүмати-уен программасы үткәрде.
Очрашуда балалар хезмәт, кеше тормышында хезмәтнең мөһимлеге, хезмәт кешеләре һәм, әлбәттә, һөнәрләр турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче Казакова Л.М. «Мәкальне тәмамла», «Әлеге сүзләрдән мәкаль төзе», «Сүзне әйт», «Таралган сүзләр» һ. б. танып-белү уеннары үткәрде. Балалар рәхәтләнеп кроссворд чиштеләр, төп сүз «Һөнәр» сүзе булды. Соңыннан китапханәче "Ялкаулыктан ничек дәваланырга?» дигән әкият укыды.
Җирдәге һәр кеше – кечкенәдән олыга кадәр – хезмәт итәргә тиеш, дигән нәтиҗә ясалды. Хезмәт булганда - җирдә тормыш нигезе булды һәм булачак.