24 нче октябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә башкорт шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан “Озын-озак балачак“ дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында сөйләде. Соңыннан китап укучылар аның “Озын озак балачак” автобиографик әсәреннән өзекләр укыдылар. Тулысынча укылган “Искәндәр Әсгате “ бүлеге китап укучыны урыны белән елатса, урыны белән чын күңелдән елмайтты. “Өченче көн тоташ кар ява “ шигырен Тазова Рәзилә сәнгатьле итеп укыды. Китап укучылар язучының теленең йөгереклеген, язу алымнарының осталыгын, әсәрнең җиңел укылуын әйттеләр һәм “Озын-озак балачак” китабы янә үз укучысын тапты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)