Павел Петрович Бажов - искиткеч рус язучысы, халык риваятьләрен, Урал әкиятләрен талантлы эшкәртүче. Павел Петрович Бажовны исән чакта ук мәрхәмәтле тылсымчы дип атаганнар. Аның Ак сакалы һәм күзләре тере, нурлы иде. Шәһәр буйлап барганда, аны шунда ук танып ала торган булганнар - бу безнең Бажов дигәннәр! «Безнең» сүзен еш кына язучы исеменә кушканнар.
21 октябрь көнне балалар китапханәсе 3 нче мәктәпнең 2 «А» сыйныфы укучылары өчен Бажов П.П. әкиятләре буенча әдәби викторина үткәрде (җитәкчесе Аликбарова А.Р.) Китапханәче Казакова Л.М. тарафыннан бирелгән барлык сорауларга да балалар зур энтузиазм белән җавап бирделәр.