Халыклар дуслыгы йортында (С.Гассара ис. мәдәният сарае) ел саен үткәрелә торган «Географик диктант-2019» традицион акциясе узды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Халыклар дуслыгы йортында (С.Гассара ис. мәдәният сарае) ел саен үткәрелә торган «Географик диктант-2019» традицион акциясе узды, ул географик белемнәрен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

С.Гассарага ис. мәдәният йортында 100гә якын кеше - шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, аларның остазлары килде. Алар арасында зур өлешен яшь армиячеләр тәшкил итә. География буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләрне мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева котлады.  Диктант координаторы Ижевка мәктәбе укытучысы Татьяна Алексеева шартлар белән таныштырды, тематик викторина үткәрде.

Һәр вариант катлаулылык дәрәҗәсе буенча аерылып торган ике өлешкә бүленгән 40 мәсьәләдән торды. «Географик ликбез» дип аталучы 10 мәсьәләнең беренче өлеше географиядән, икенче өлеше (30 мәсьәлә) образлы фикерләүне, системалы логика һәм эрудицияне куллануны таләп итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International