Яшәгән ди, булган ди - Динозаврлар

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Динозаврлар - безнең Җирдә миллион еллар элек яшәгән уникаль җан ияләре. Татар Чаллысының балалар бакчасында “Яшәгән ди, булган ди - Динозарлар” дигән танып-белү сәгате узды. Птеродактильләр, диплодоклар, тираннозаврлар, игуанодоннар, ихтиозаврлар һәм башка динозаврлар дәрес геройлары булды. Китапханәче Е.Б. Шишова китаплар күрсәтте һәм юкка чыккан бу хайваннар турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Зур кызыксыну белән, балалар Динозаврларның калдыкларын казып алдылар һәм аларның скелетларын җыйдылар. Ике командага бүленеп уен уйнадылар. Соңыннан балалар яшерелгән динозаврларның йомыркаларын эзләделәр, ә аларның урынына татлы бүләкләр таптылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International