Ватанымның урман шаулавын яратам!

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Иске Гришкино авыл китапханәсе “Ватанымның урман шаулавын яратам!” дигән танып-белү-уен сәгате үткәрде. Балалар туган як агачлары белән таныштылар. Урманда үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрне беркеттеләр. Балалар “Яфрагына карап агачны искә төшер”, “Китап битләрендә тылсымлы агачлар”, “Урманда кемнәрнең йортлары” дигән биремнәрне бик яхшы, җитез башкардылар. Авыр сорауларга җавапларны алар китапларда "Урманга иптәш буларак кер!" күргәзмәсеннән таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International