2019 елда районда чәчү мәйданнары 17% ка артты

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 ел уңышы өчен Менделеевск районы аграрчылары тарафыннан 14996 га мәйданда чәчелгән.Шул исәптән 14239 га бөртекле һәм кузаклы культуралар. Бу узган елга караганда 1672 гектарга күбрәк. Үсеш 17% тәшкил итә. Хәйриев крестьян-фермер хуҗалыгында иң күп уңыш гектардан 33,5 ц/га, 320 га дан КФХ башлыгы Илнур Хәйриев 1072 тонна ашлык җыеп алды.Камай Агро кооперативы да шундый ук уңыш белән елны ябалар. 871 гектардан 2920 тонна ашлык җыеп алганнар, бу алар өчен эш чорында иң яхшы күрсәткеч. 

 

Узган ел белән чагыштырганда район буенча бөртекле культураларның уңдырышлылыгы 5 ц, тулай җыем 10 мең тоннага арткан. 

 

Уңыш җыеп алынган,әмма кырларда эш дәвам итә. 2020 ел уңышы өчен 2205 га көзге культуралар чәчелгән. Шулай ук басуларда туфракны төп эшкәртү дәвам итә. Камай Агро, Хәйриевлар, Габдрахманов,Нигъмәтҗанов, Нигъмәтҗанов тулысынча эшкәртеп бетерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International