23 октябрьдә Менделеевскта хезмәт законнарын бозуларны кисәтү, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан баш дәүләт хезмәт инспекторы Ф.Р. Хәернасовның гражданнарны кабул итүе үткәрелде.Гражданнар төрле хезмәт мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, хезмәт хакын, компенсацияләрне түләмәү, премия бирү системасына карата шикаятьләр буенча сораулар булды, мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле аңлатмалар һәм алдагы гамәлләр турында киңәшләр бирелде.