"Кайнар линия" телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары,шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
"Кайнар линия" телефоннары: (843)236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: 09: 00 сәгатьтән 17: 00гә кадәр.
Гражданнарга түбәндәге консультацияләр биреләчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, "Мәрхәмәт-Милосердие" ТР Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.