(1).jpg)
27 октябрь көнне Сәйтәк авыл китапханәсендә “Балачактан спорт белән мин дус, мин сәламәтлекне саклыйм” дигән сәламәтлек сәгате узды. Чарага авыл балалары чакырылды.Китапханәче балалар белән сәламәт кеше булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Чара барышында һәр кешенең-үз сәламәтлеген яратучы үзе, шуңа күрә кече яшьтән үк физкультура белән шөгыльләнү һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим, дип сөйләделәр. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында табышмакларны искә төшерделәр. Сәламәтлек өчен файдалы хәрәкәтле һәм үстерешле уеннар уйнадылар.