.jpg)
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, бу хакта "Эшлекле дүшәмбе" дә Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рәйханә Фәрхетдинова хәбәр итте.
Конкурс өч этапта үткәрелде: муниципаль, зона һәм республика. Зона этабында Менделеевск муниципаль районыннан 3 клуб катнашты. Финалга Актаҗик авыл клубы чыкты. Конкурс нәтиҗәсендә алар "традицияләрне саклаучылар"дигән махсус номинациядә җиңү яулады.
Конкурс финалына барлыгы 35 авыл клуб формированиесе һәм авыл мәдәният йорты чыкты. Иҗади ярышта 1762 мәдәният учреждениесе катнашты.