2019 елның 30 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы узачак.
2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 429 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 13 бала һәлак булган һәм 453е яраланган.
Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авария хәлендә булу аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 10 пассажир бала һәлак булган.
Әлеге категориядәге юл хәрәкәтендә катнашучыларның балалар күпләп җыела торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар узачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә игътибарыннан читтә калмаячак. Полицейскийлар яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «ата-ана патруле» һәм «Аталар патруле» инициативалы төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»иҗтимагый оешмасы белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча алар белән профилактик эш алып бару өчен тапшырылачак.
Шулай ук полиция хезмәткәрләренең белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр уздырылачак. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.