.jpg)
Менделеевскта пенсия законнарына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) яңалыкларны аңлату буенча актив эш алып бара.Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсенең Татарстан Республикасы Менделеевск районындагы КС (бүлек хокукларында) җитәкчесе Раушан Иштанова 28 октябрьдә пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча өченче микрорайонда яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашу ТҖҮ территориясендә яшәүчеләр өчен балалар иҗаты үзәге базасында узды. Ул үзенең чыгышында пенсия законнарындагы үзгәрешләр, Пенсия фондының электрон хезмәтләре, КФҮтә Пенсия фонды хезмәтләрен алу мөмкинлекләре турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар.