
22 нче октябрьдә Тойгуҗа авыл мәдәният йортында клуб сезоны ачылды. Тулы зал артистларны каршы алды! Иң яшь катнашучылар: Вера һәм Валерия Балобановлар, Лотфуллин Владимир «минем гармун» татар биюе белән иҗат кичәсен ачып җибәрделәр. Бәйрәм программасында Валентина Муканова һәм Людмила Батыршина, Гөлнара Гайфетдинова һәм Гөлшат Мөбәрәкшина дуэтлары башкаруында балалар такмаклары, җырлар яңгырады. Иҗади кичәдә балалар шаян күренешләр күрсәттеләр, аларда медицина хезмәткәрләре көне, Укытучылар көне, Өлкәннәр көне кебек бәйрәмнәрне искә төшерделәр.
Клуб сезоны башлану белән барлык җыелучыларны Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Фәрхетдинова Рәйханә Ситдыйк кызы котлады. «Әлегә клуб яши-авыл яши», - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында һәм халыкны клуб чараларында тамашачылар сыйфатында гына түгел, ә үзешчән артистлар сыйфатында да активрак катнашырга чакырды.
Чара бер сулышта узды.