27 нче октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында “Яшелчә ыгы-зыгысы” исемле интектуаль уен-викторина узды.Уен барышында авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. катнашучыларны төрле яклап белемнәрен тикшерде. Формасы, төсе, үзләренә генә хас узенчәлекләре буенча яшелчәләрне аердылар. Табышмакларга җавап таптылар. Курчак театры аркылы әкиятләрдә очрый торган яшелчәләрне искә төшерделәр.Катнашучылар ярыша -ярыша авыл клубы әзерләгән биремнәргә җавап бирделәр. Шулай ук уен хәрәкәтле музыкаль-уеннар белән аралашып барды. Кичә азагыгда җиңүчеләр билгеләнеп авыл клубының Мактау кәгазенә һәм махсус призларга лаек булдылар. Кичә дустанә атмосферада узды.