30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 30 нчы октябрь көнне Камай авылы мәктәбендә “Үткәннәр турында киләчәккә” исемле хәтер дәресе уздырылды.
Китапханәче Галимуллина Г.М. укучыларга репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Бу көн сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр өчен кайгы көне булса, яшь буын өчен – безнең катлаулы тарихны танып белү көне булсын иде.
.jpg)
.jpg)