(1).jpg)
30 октябрь көнне Монай авылының «Тургай» балалар бакчасында Монай авылы китапханәчесе Г. Х. Андерсенның "Кар патшабикәсе" әкияте буенча әдәби сәгать үткәрде.Китапханәче Дания язучысы Г. Х. Андерсен әкиятләре бөтен дөньяда миллионлаган балалар йөрәген җылыта дип сөйләде. Үз гомерендә әкиятче күп кенә яхшы һәм якты әкиятләр язган. Андерсен үзенең геройларын гади малайлар һәм кызлар арасында чынлыкта таба. Бу балалар могҗизалы көчләр ярдәмендә түгел, ә зирәклек, яхшылык, батырлык аркасында бәхеткә ирешә. Әдәби сәгате табышмак-уен иде. Балалар, слайдларда күргән әкият авторлары һәм геройлары, әкият исемнәрен җиңел һәм тиз аңлап алдылар. Әдәби сәгать бик җанлы үтте һәм балалар зур кызыксыну белән табышмакларны чиштеләр. "Кар патшабикәсе" мультфильмын карау белән беркеттеләр.