Гражданнарның сорауларына Пенсия фонды идарәсенең Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе җавап бирә

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Гражданнарның сорауларына Россия Федерациясе Пенсия фондының Яр Чаллы шәһәрендәге (районара) идарәсенең Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова җавап бирә.

Сорау. Минем әнигә ноябрь башында 80 яшь тула. Аңа 80 яшь тулуга бәйле рәвештә пенсия күләмен арттырырга тиешләрме? Наталья М. Җавап: - 80 яшь тулган картлык буенча хезмәт пенсиясен алучы законнар нигезендә картлык буенча хезмәт пенсиясенә югары теркәлгән түләү хокукына ия. Картлык буенча иминият пенсиясен алучыга гадәти шартларда 5334,19 сум каралган. Шулай итеп, 80 яшьлекләр өчен ул арта һәм 10668,38 сум күләмендә билгеләнә.

Беренче төркем инвалидлары булган пенсионерлар өчен 80 яшьтән арту билгеләнми, чөнки картлык буенча иминият пенсиясенең әлеге категория пенсионерлар өчен теркәлгән түләү инвалидлыкның беренче төркеме билгеләнгән вакыттан алып югары күләмдә түләнә. Югарыда күрсәтелгән түләү бары тик картлык буенча иминият пенсиясенә генә билгеләнә. Законда 80 яшькә бәйле рәвештә, пенсиянең башка төрләренә карата арттырылган түләү каралмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International