Клуб сезоны ачылу уңаеннан, Песәй авылы мәдәният йортында "Бүген бездә аулак өй" дип исемләнгән бик матур күңел ачу чарасы уздырылды. Аулак өй тамашачыларны яшьлекләренә алып кайтты, узган гомер юлларына сәяхәт кылырга ярдәм итте. Бүгенге көндә онытылып барган йола уеннары, милли җырлар, гармун аһәңе, матур биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Сәхнә бизәлеше, зәвык белән сайланган костюмнар бәйрәмгә аерым бер ямь өстәделәр. Тамашачыларның көчле алкышлары, җитәкчеләр тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре артистларга яңа дәрт өстәде.