4 ноябрь көнне Иске Гришкин мәдәният йорты эшчеләре "Бердәмлектә көч" дигән чара уздырдылар. Килгән кешеләр белән Татарстан Республикасында яшәгән халыклар турында сөйләштеләр. Керәшен мәдәният үзәге музеен күзләделәр, алдангы чор вакытына кереп китеп, безнең әби-бабаларыбыз ничек яшәгәннәрен күз алдына китереп йөрделәр. Элек чакта керәшен халкы калган халыклар белән ничек бердәмлекне тотканнарын чарага килгән тамашачыларга сөйләделәр.