IV Районкуләм сәләтле мөслимәләрнең “Хәят” кул эшлэре бэйгесе

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

 

3 ноябрь көнне Бәзәкә мәдәният йортында “Хәят” кул эшләре бәйгесе узды. Бу бәйге- ярминкә авылыбызда инде өченче мәртәбә уздырыла.Халыклар бердәмлеге көненә дә бик матур чара булды бу. Бу бәйгедә төрле милләт вәкилләре катнашты. Менделеев шәһәреннән, районыбыз авылларыннан, Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунакларыбыз арасында Уфадан килгән якташларыбыз да бар иде. Бәйге ике номинация: кул эшләре һәм милли ризык әзерләү буенча бәяләнде. Бәяләү комиссиясе Менделеев районы мөхтәсибәте тарафыннан билгеләнгән мөслимәләребез, ак яулыклы апаларыбыз иде. Конкурсантларыбыз үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, төрле татлы ризыклардан авыз иттеләр. Җиңүчеләребез Менделеев районы Имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев имзалаган дипломнар белән һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр.

Бәйгедә катнашучылар бу чараны оештыручыларга Гөлфира апа Фаизовага, Мехәмәтнур хәзрәт Назмутдиновка, мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр һәм киләсе елларда да катнашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International