5 ноябрь көнне Ижевка авылы мәдәният йортында эшче һөнәрләр елы кысаларында «һөнәрне тап»дип исемләнгән викторина үткәрелде. Укучылар төрле мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар чишүдә, һөнәрләр санауда ярыштылар. Һөнәрләр турында презентация карадылар. Балалар әти-әниләренең кем булып эшләүләре, мәктәпне тәмамлап, кем булырга теләүләре турында сөйләделәр.Чара ахырында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга яхшы укырга, киләчәктә һөнәр сайлауда кирәк булачак яңа белемнәр, осталык алырга теләделәр.