Талантлар марафон -2019
20 ноябрь көнне Ижёвка авыл мәдәният йортында «Талантлар марафоны – 2019» иҗади сезон ачылу тантанасы булды,ул берничә блоктан торды: өлкән, урта, яшьләр һәм балалар...
Тамашачылар алдында «Ижевские выкрутасы» иҗади коллективы, «Вечёрушки» рус җыр ансамбле, «Иж таннары» татар җыры ансамбле, «Сюрприз» оригиналь жанрындагы иҗат коллективы, «Кураж» иҗади төркеме, «Кояшкай» балалар бакчасы иҗат коллективы, Ф.Нургалиева hәм Л. Вәлиева дуэты, «Зоренька» балалар вокаль ансамбле (җит. Л.Вәлиева), «Колибри» һәм «Конфетти» балалар бию коллективлары (җит. Ф.Нургалиева), солистлар Е.Тарасова, Г.Никитина,Р. Гыйльметдинова, А. Бәйрәмова,Ф. Нургалиева, Н. Щуркин.
Барлык талантларыбыз да зур шатлык белән күңел җылысын һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
Бәйрәм ахырында мәдәният идарәсе җитәкчесе Шиһапова Е. В. иҗат коллективларына, солистларга рәхмәт хатлары тапшырды һәм иҗади сезон ачылу белән котлады.
Ижевка авыл мәдәният йорты директоры Затирко А.М. Иске Гришкино мәдәният йортына «эстафета гармунын» тапшырды.