«Бу исем белән тормыш бәйле!»
24 ноябрь көнне Ижёвка авыл мәдәният йортында " Бу исем белән тормыш бәйле!» исемләнгән бәйрәм программасы булып утте. Ак дөньяда без изге сүзләрбардиябез. Шундый сүзләрнең берсе - " Әни»сүзе. Бүген бу бәйрәм көнендә – «Әниләр Көне». Без әнине олылыйбыз. Чараны алып баручы Ф.Нургалиева һәм «Конфетти» балалар коллективы ачып җибәрде.
Алып баручылар Самира Вәлиева һәм Сафина Гыйльметдинова концерт программасы дәвамында әниләрен котладылар һәм әниләренең иң сизгер йөрәгенә сокландылар, анда беркайчан да мәхәббәт сүнми. Әниләр артистларны «Колибри» балалар ансамбле, «Зоренька» вокаль ансамбле, «Вечерушки» рус җыр ансамбле, «Иж таннары» татар җыры ансамбле, Лилия һәм Самира Вәлиевлар дуэты, солистлар: Г.Җиһаншина, Е. Тарасова, Г. Никитина, Т.Коняева,А.Водопьянова,А.Бәйрәмова, Л.Вәлиева, А.Щуркина, Р.Гыйниятуллин дуэты көчле алкышлар белән каршы алды.
Концерт бик җылы һәм күңелле узды, артистларның чыгышлары барлык тамашачыларның да күңел кылларына кагылып үтелде.