Театр яктылыкка илтә

2019 елның 29 ноябре, җомга

28 нче ноябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсе балалар өчен Бөтенроссия театр атналыгы уңаеннан “Театр яктылыкка илтә“ дигән әңгәмә оештырды.

Китапханәче чарада катнашучыларга Татарстандагы, мәркәзебез Казандагы театрлар турында мәгълүмат бирде. Аннары  сәнгатьнең бер төре буларак “Нәрсә ул театр?”, “Анда кемнәр эшли”, “Ул ни өчен кирәк?” һәм театрга кагылышлы башка сораулар турында сөйләштеләр һәм инде чараны йомгаклап , төркемнәргә бүленеп театр турында башваткыч чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International