Тылсымчының туган көне

2019 елның 30 ноябре, шимбә

Ел саен 18 ноябрьдә, календарь кышның беренче көнендә, бөтен Россия Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтә. Бу көнне Кыш Бабай үзенең күпсанлы дусларыннан котлаулар һәм бүләкләр кабул итә. Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтәсәк тә, балалар китапханәсендә «Туган көнең белән, Кыш бабай» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

      Кыш бабайны шундый матур бәйрәм белән котларга «Кама таңнары»приюты балалары да килгән иде. Балаларга Кыш бабайның кайда яшәве, аңа ярдәм итүчеләр күбрәк булуы, яңа елга көтелгән бүләк турында хатны ничек алып килергә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Балалар мавыгып мәгълүмат тыңладылар һәм табышмаклар чиштеләр. Очрашу истәлеге итеп китапханәче Е.Назарова балаларга Кыш Бабай адресы белән хат бүләк итте. Очрашу ахырында балалар "Почтовик-снеговик" мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International