Менделеевскның туган якны өйрәнү музее директоры Константин Макаров конференцияне ачу тантанасында һәм Татарстан Музейлары ассоциациясенең гомуми җыелышында катнашты.
Атна дәвамында ТР Милли музее һәм аның филиаллары базасында мәдәни мохит формалаштыру, вербаль коммуникация, белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган секцияләр эшләячәк. Конференциянең төп максаты-үсеп килүче буынга белем бирү сыйфатын күтәрү, музей ресурсларын үз эченә алган педагогларның эш тәҗрибәсен популярлаштыру зарурлыгына бәйле рәвештә музей һәм мәктәпнең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итү.