Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе бирелгән вәкаләтләр кысаларында банкротлык процедураларында булган оешмаларда гражданнарның үз вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакын алуга хокукларын яклауны тәэмин итүдә актив катнаша. Бүгенге көндә Татарстанда шундый 51 предприятие бар, аларның хезмәт хакы буенча бурычлары 212 млн.сумнан артып китә.
Арбитраж идарәчеләрнең үзкөйләнешле оешмалары өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина сөйләвенчә, банкротлык эшендә катнашучының хокукларын тормышка ашырып, Татарстан Росреестры вәкилләре кредиторлар җыелышларында, кредиторлар комитеты утырышларында, шулай ук арбитраж идарәчеләрнең гамәлләренә карата шикаятьләрне караганда, административ җаваплылыкка тарту, шулай ук арбитраж идарәче кандидатурасын раслаганда ТР Арбитраж суд утырышларында катнаша. Моннан тыш, Татарстан Росреестры, ТР Прокуратурасы белән берлектә, хезмәт хакы буенча бурычлары һәм башка тиешле түләүләр буенча бурычлары булган арбитраж идарәче оешмаларның эшчәнлеген, аларның бөлгенлек (банкротлык) турындагы закон нигезләмәләренең үтәлешен тикшерә. 2019 елда 21 оешма тикшерелгән, 5сенә карата хокук бозу очраклары ачыкланган. Ел ахырына кадәр тагын 28 уртак тикшерү үткәрү планлаштырылган. Татарстанда 2019 елның 10 аенда үткәрелгән эш нәтиҗәсендә гомуми суммасы 40 млн. сумнан артык булган бурычларны каплау тәэмин ителгән.
«Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре ил җитәкчелегенең даими контролендә тора. Росреестр тарафыннан күзәтчелек вәкаләтләре кысаларында 2019 елның 9 аенда гомуми суммасы 721 млн сум булган бурычларны түләү тәэмин ителгән. Илнең 30 төбәгендә 987 предприятиенең 79ына 420 млн.сумлык бурыч тулысынча түләнгән», - дип белдерде Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары - Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко.