Бәзәкә китапханәсендә олы яшьтәге хатын-кызлар өчен “Хәят” түгәрәге эшләвен дәвам итә. Биредә алар үзләре яраткан мавыгулары белән шөгыльләнәләр: кемдер чигә, кемдер бәйли, кемдер алар эшләгән вакытта китапханәнең яңа журналлары белән таныша.
Чираттагы утырышта түгәрәкнең беренче көненнән йөрүче Ф.Галимова үзенең җәй көне башкарган хезмәтләре белән таныштырды, яңа шөгыле – сабын ясау серләре белән уртаклашты, авылдашларын Әниләр көне белән тәбрикләп хуш исле үзе ясаган сабыннарын бүләк итте. Түгәрәкнең эше кадерле әниләребез турындагы җылы әңгәмә булып кайнар чәй өстәле артына күчте.