Әдәби сәгать “Аның геройлары сәхнәдә яшиләр”

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсе драматург, хикәяче, публицист Шәриф Хөсәеновның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Аның геройлары сәхнәдә яшиләр” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.

Китапханәче Сафина А. А. язучының тормышы,  иҗаты , китапханәдәге китаплары белән таныштыргач, аның “Мәхәббәт сагышы” дигән китабыннан “Әни килде” дип аталган драма әсәрендәге ана  образын тулысынча ачып бирә торган өзекләрен рольләргә бүлеп кычкырып укыдылар. Драматургның бу әсәре русчага һәм элеккеге СССР  халыкларының унҗиде милли теленә тәрҗемә ителеп, илнең кырык сигез театрында куелуын һәм һәр төбәк матбугатында заманча реаль яңгырашлы, җитди эчтәлекле тормышчан спектакльләрнең берсе итеп бәяләнүен, ана  белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең бүгенге көндә дә актуаль булуын искәртеп, китапханәче бар аналарга да бәхетле картлык, балаларының игелекле  булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International