1 нче декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбе укучылары өчен “Иртәгәне күрер өчен, бүген ничек яшәргә“ дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче Галимуллина Г. М. ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртте, СПИД авыруын профилактикалау алымнары турында сөйләде, ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, сак булырга өндәүче брошюралар белән таныштырды.
.jpg)
.jpg)