Менделеевскта «СПИД – кешелеккә үлем куркынычы янаучы!» дигән тематик сыйныф сәгате узды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) карары һәм 1988 елда кабул ителгән ООН Генераль Ассамблеясы карары нигезендә Бөтендөнья сатып алынган иммунодефицит синдромына (СПИД) каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

2 нче мәктәптә 10-11 сыйныф укучылары өчен «СПИД – кешелеккә үлем куркынычы янаучы!» дигән тематик сыйныф сәгате узды. Педагог-оештыручы Җиһаншина и.в. башта балалар белән 21 нче гасырның куркыныч авыруы турында әңгәмә үткәрде, аннан соң тәкъдим ителгән «ВИЧ/СПИД» видео фильмын карадылар, сыйныф сәгате ахырында балалар тема буенча зур булмаган брошюралар алдылар. Дәрес сәламәт яшәү рәвешенә чакыру буларак вальс фрагменты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International