"Яңа ел кәефе" мастер-классы

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

29 ноябрь көнне Татар Чаллысы китапханә белән берлектә "Яңа Ел кәефе" дигән мастер-класс үткәрделәр.

Балалар кәгазьдән кар бөртекләре ясарга өйрәнделәр. Башта эш барып чыкмады, әмма һәр минут саен кар бөртекләре яхшырак һәм матурлана башлады. Ясалган кар бөртекләре белән авыл мәдәният йортын бизәделәр. 

Яңа Ел кәефе белән балалар өйләрен дә бизәргә кайтып киттеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International