3 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ай саен акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, эшли.