(2).jpg)
(1).jpg)
2 декабрь көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә «Кызыл тасма»акциясе узды.Элмәк белән әйләндерелгән кан төсендәге тасма СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы – безнең шәфкатьлелек, СПИД белән көрәшнең, СПИДсыз киләчәккә ярдәм һәм өметләр символы булып тора. Бөтен дөньяда зур популярлыкка ирешкән битарафсызлык символы бу. Китапханәгә килүчеләргә бу көнне инфекция һәм аны булдырмау чаралары турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды. СПИДка каршы көрәш символы - кызыл тасмалар беркетелде.