Язмыш сынауларына бирешмичә

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

3 нче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Камай авылы китапханәчесе укучыларны  “Әдәбиятның горур кошлары “ исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.

 Күргәзмәгә мөмкинлекләре чикләнгән язучыларның китаплары куелды .Укучыларга аларның тормышлары һәм иҗатлары турында мәгълүмат бирелде, өзекләр укылды, балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International