Аралашу сәгате ”Тормыш сынавына бирешмичә яшәргә”

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

5 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге уңаеннан “Тормыш сынавына бирешмичә яшәргә” дигән  аралашу сәгате үткәрде.

Китапханәче Сафина А.А. тормыш сынаулары алдында баш имичә яшәп иҗат иткән шагыйрьләр: Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Кәүсәрия Шафикова, Фазыл Шәех һәм язучы Шәриф Еникеевның тормышларына кагылышлы слайдлар аша аларның язмышы белән таныштырды һәм күргәзмәгә куелган китаплардан аларның шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында китапханәче  физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларына шул язучылар үрнәгендә җилләргә буйсынмас җилкән булып, ә инде калганнарга һәр туган таңга сөенеп, сау-сәламәт яшәргә язсын дигән теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International