Сәламәтләндерү комплексында Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы хезмәткәрләре арасында йөзү ярышлары узды.

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 3 декабрендә «Нептун» Сәламәтләндерү комплексында химия заводы хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышлар предприятие хезмәткәрләрен спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, хезмәт активлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле спортчыларны ачыклауга дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан үткәрелгән спартакиада кысаларында үткәрелде. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов мөрәҗәгать итте һәм аларга яхшы кәеф һәм югары нәтиҗәләр теләде . Ярышлар команда эстафеталары рәвешендә узды. Гадел көрәш нәтиҗәсендә пьедесталда урыннар түбәндәге командалар алды:

Нәтиҗә:

Команда беренчелеге

1 урын «Электроцех» командасы

1:49:57

2 урын «ПВГС» командасы 1:56:38 

3 урын 

«Автотранспортный» командасы

 

  1:56:75

 

I, II һәм III урыннарны яулаган җиңүчеләр тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International