Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә.Тойгуҗада 1 декабрь көнне мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара балалар белән бергә 7 ел йөрми торган 1 төркем инвалид, Ринат Мансуров янында булдылар... Ул балалар белән бик теләп шашка уйнады. Шуннан соң аңа да хатыны белән уйнау өчен шашка сатып алырга кирәк, диде. Мансуров Ринат үзе турында күп нәрсә сөйләде, балалардан ни белән шөгыльләнүләре турында сорашты. Ул да, балалар да очрашуга бик шат иде.