6 нчы декабрьдә Тойма авылы мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә халыкара инвалидлар атналыгында “Бүләк итәм йөрәк җылысын” дип исемләнгән концерт программасы белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган Галиахметов Минефаяз абыйларга бардылар.
Мубаракшин Айрат аның яраткан җырларын башкарды. Минефаяз абыйның тормыш иптәше – Мәймүнә апа моңлы җырчы, өлкән яшьтә булуына карамастан, хәзер дә кичәләрдә җырлап – биеп, авылдашларыбызның күңелен күтәрә. Мәймүнә апа иренә ике җыр бүләк итте. Китапханәче Ямалутдинова Фирзәвия нәфис сүз сөйләде, җылы теләкләрен ирештерде.
.jpg)
.jpg)