“Әни+ кыз=Килен + Кайнана” дигән күңелле тамаша булып узды. Бәйрәм шатлыкларын безнең белән уртаклашырга хөрмәтле авылдашларыбыз, яраткан тамашачыларыбыз һәм бәйрәмебезнең иң мөхтәрәм кунаклары - кадерле әниләребез, әбиләребез килгән иде. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер- берсенә бүләкләр бирергә күнеккән. Без дә шул гадәт буенча тәлгәш-тәлгәш музыкаль сәламнәребезне юлладык. Әлеге бүләкләрне үзебезнең авылда яшәүче һәм Менделеевск, Алабуга, Яр Чаллы, Зәй, Ижау шәһәрләреннән кайткан эшче яшьләребез, студентларыбыз, мәдәният йортында төрле тугәрәкләргә йөрүче балаларыбыз әзерләде. Алар яраткан әниләренә, изге догаларын укып торучы әбиләренә тирән рәхмәтләрен матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле күренешләр аша җиткерделәр.